top of page
  • Facebook App Icon
  • Twitter App Icon
  • Google+ App Icon

      Кеше тормышы һәрвакыт табигать белән бәйле. Ул - кешенең сәламәтлеге, туклануы, гомумән, яшәеш чыганагы. Табигать дигәч, иң беренче чиратта, калын яшел урманнар, саф сулы чишмәләр, бай тарихлы елгалар, күлләр, иксез-чиксез җәелеп яткан далалар күз алдына килә.Дөньяда, тормышта иң кирәкле әйберләрнең берсе - су. Көндәлек тормышта су­дан башка хуҗалык итәргә мөмкин түгел. Су җирне су­гара. Шулай ук ул иген игү, бакча, җиләк-җимеш, терлек, кош-кортлар үстерүгә булыша. Җир йөзендә су булмаса, тереклек бө­тенләй яшәмәс иде. Халыкның ихтыяҗы су чыганаклары, урман кебек табигый байлыклар ярдәмендә канәгатьләндерелгән. Туган ягыбызның кечкенә һәм зур су чыганак­лары халык хуҗалыгында киң файдаланыла.

      Су – яшәү чыганагы. Дөньяда, тормышта иң кирәкле әйберләрнең берсе – су. Көндәлек тормышта судан башка хуҗалык итәргә мөмкин түгел. Су җир сугара – иген игүгә, җиләк-җимеш, терлек, кош-кортлар үстерүгә ярдәм итә. Җир йөзендә су булмаса, тереклек бөтенләй яшәмәс иде.- Су – табигать күрке. Үсемлекләргә, хайваннарга, кешеләргә тереклекне ул бирә...Димәк, су – яшәү чыганагы. Шуны истә тотып булса кирәк, борынгы бабаларыбыз элек-электән авылларны зур елга буйларына, чишмәләрдән сулар мул чыккан, җире уңдырышлы булган урыннарга салганнар.Су – кыйммәтле минерал. Судан да кыйммәтле нәрсә бар соң? Аны бернәрсә дә алмаштыра алмый. Су дөньяга һәрвакыт кирәк. Күз алдына китерүе дә кыен булган дәрәҗәдә озын гомерле ул су! Кайбер яклардагы суларның яралуына ун миллион яшь, диләр. Бик яшь дигәннәре дә дистә мең еллар буе шулай чылтырап ага (“Мәгариф” журналыннан).

      Көндәлек тормышта судан башка хуҗалык итәргә мөмкин түгел. Су җир сугара – иген игүгә, җиләк-җимеш, терлек, кош-корт үстерүдә ярдәм итә. Халык көнкүреше табигать белән нык үрелеп барганга, туган ягыбызның һәр кечкенә һәм һәр зур су чыганаклары халык хуҗалыгында киң файдаланыла.Планетабызда тереклекне саклап калуның төп шарты – кешеләргә, хайваннарга, үсемлекләргә җитәрлек төче су булу. Җир шарында яшәүче халыкның 1/3е диярлек чиста төче су җитмәүдән интегә, шуңа күрә җир өсте суларын пычранудан саклау өчен кешелек дөньясы өчен иң мөһим проблемаларның берсе. Төче суның күпчелек өлеше бозлыклар хәлендә булу сәбәпле, кеше аны практикада куллана алмый. Элек-электән кешеләр өчен төп су чыганагы булып елгалар һәм күлләр тора. Ләкин кешелек дөньясы бу суларны бик нык исраф итә.Суларның пычрану проблемасы кичектергесез хәл итүне таләп итә торган җитди проблемага әйләнде. Суны саклау чараларының тагы берсе булып – аларны экономияле тоту.

      Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов: “Татарстанда 2016 ел – сусаклагыч зоналар елы”, – дип игълан итте. 500гә якын елгасы, 8000нән артык күле булган Татарстан өчен Илбашыбыз­ның бу карары гаять кирәкле, мөһим. Сулыкларны саклау бурычы республикабызда яшәүче барлык кешеләргә дә кагыла, чөнки әйләнә-тирә мохитне пычрату күләме бихисап дәрәҗәдә артты...

     Табигатьне саклау юнә­ле­шендә барча халык бер­гәләп тотынса гына, төрле һәла­кәтләрдән котылып кала алырбыз. Елга-күлләребезгә пычрак агызып, табигатьне алдап булмый, ул бездән бик күпкә акыллырак! Төрле калдыкларны әйләнә-тирә мо­хиткә зарар китермичә юк итәргә өйрәнсәк, киләчәк буында яшәячәк кешеләргә дә саф сулы чишмәләрдән татлы су эчәргә насыйп булыр, бәлки...("Ватаным Татарстан" газетасыннан)

bottom of page