top of page

 

Туган ягым-җырларда җырлана торган гүзәл Мөслим төбәге.Мөслим дип әйтү белән күз алдына зур, кара урманнары, елга - күлләре, иксез - чиксез болыннары, матур могҗизалы табигате, яхшы кешеләре, матур, төзек авыллары килеп баса. Минем авылым-Әмәкәй.Бай тарихлы авылыбызның үзенә генә хас истәлекле урыннары, бүгенгә кадәр исемнәрен югалтмыйча сакланып килгән мәңгелек бизәкләре бар. Алар елга-чишмәләр, сазлык, имәнлек, куаклыклар.

Калмыя елгасы

Калмыя елгасы авылыбызның күрке булып тора. Тирә-ягында агач-куаклыклар. Ләкин елганың суы хәзер бик азайган.

Мунчала күле

Мунчала күлендә элек юкә кайрысын батырып, мунчала ясый торган булганнар.

Закир елгасы

Закир исемле кешенең ихатасы буйлап акканга, елганы Закир елгасы дип атап йөрткәннәр.

Кызыл яр чишмәсе

Электән үк халык су алган Кызыл яр чишмәсе файдаланылмый иде. Муллагалиев Фикус чишмәне чистартты. Хәзер кешеләр аннан су ала.

Мурзин коесы

Авылыбыз уртасындагы бу коедан бөтен авыл халкы саф, чиста су эчә. Чишмәне карап, чистартып торучы Мурзин Әбүзәр исеме белән аталган.

Яркәй елгасы

Авылга кергәндә юлның сул ягында Яркәй елгасы кала. Ул Ярмөхәммәт исемле кеше исеме белән бәйле. Кечкенә елга булып, Калмыяга агып төшә.

bottom of page